Габдулла Шамуков - артист |
|
|
|
Wednesday, 11 December 2013 | Hits : 10614 |
|
Шамуков Габдулла Рухулла улы (11.12.1909 - 21.09.1981) - татар театры артисты, тәрҗемәче.
Г. Шамуков 1909нчы елның 11 декабрендә Сембер губернасының Асан авылында дөньяга килә.
1930нчы елны Башкортостан сәнгать техникумын тәмамлый һәм Башкортостан академия театры труппасына керә.1946нчы елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Г. Шамуков Камал театры артисты була.1952 елны Казан педагогия институтының тарих һәм филология факультетын тәмамлый. Зур казанышлары өчен Г. Шамуковка БАССР атказанган артисты (1943), ТАССР халык артисты (1950), РСФСР халык артисты (1957), СССР халык артисты (1980) исемнәре бирелде. |
Back
|